ПРАКТИЧЕСКАЯ ВЫСШАЯ МАГИЯ ПРЕДКОВ Наш форум посвящен Практической Высшей Магии Предков Темы : Ритуальная и Обрядовая Магия , Колдовство , Чернокнижие , Эзотерика , Любовная Магия , Целительство , Знахарство , Руны , Таро , Талисманы , Амулеты , Обереги , Духовному развитию ! |
Добро пожаловать в наш форум ! |
Апрель 2024 | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс |
---|
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | | | | | | Календарь |
|
Последние темы | » Как сделать отворот от соперницыВчера в 22:45 автор Annmoon » Помогите пожалуйста Чт 18 Апр 2024, 19:50 автор Марго» ШКОЛА ЧЁРНОЙ МАГИИПн 25 Мар 2024, 15:29 автор АннаМоника » ОТКРЫТА ЗАПИСЬ В ШКОЛУ ЛЮБОВНОЙ МАГИИСб 10 Фев 2024, 16:21 автор Марго» У кого кредит на роду написан?Сб 03 Фев 2024, 17:29 автор Марго» Талисман счастья, радости и любви - Изготавливаем самиСб 03 Фев 2024, 17:19 автор Марго» Как создать собственный рисунок-талисманСб 03 Фев 2024, 17:16 автор Марго» Талисман на увеличение магической силыСб 03 Фев 2024, 17:14 автор Марго» Как самому изготовить талисманСб 03 Фев 2024, 17:13 автор Марго» Амулеты и Талисманы - создание и зарядкаСб 03 Фев 2024, 17:11 автор Марго» Талисманы-фигуркиСб 03 Фев 2024, 17:05 автор Марго» Как изготовить числовой талисман удачиСб 03 Фев 2024, 16:42 автор Марго» Талисманы удачиСб 03 Фев 2024, 16:41 автор Марго» Амулет от сглаза(славянский)Сб 03 Фев 2024, 16:36 автор Марго» Амулет от сглаза(славянский)Сб 03 Фев 2024, 16:32 автор Марго» Почему болезни и несчастья боятся амулета?Сб 03 Фев 2024, 16:29 автор Марго» Создание амулетовСб 03 Фев 2024, 16:26 автор Марго» Амулет из смеси трав (защитное саше)Сб 03 Фев 2024, 16:24 автор Марго» Как создать денежный талисман "Колесо изобилия"Сб 03 Фев 2024, 16:23 автор Марго» Амулет ангельское яйцоСб 03 Фев 2024, 16:22 автор Марго |
Кто сейчас на форуме | Сейчас посетителей на форуме: 386, из них зарегистрированных: 0, скрытых: 0 и гостей: 386 :: 3 поисковых систем
Нет
Больше всего посетителей (848) здесь было Вт 19 Ноя 2019, 07:24
|
ФАЗА ЛУНЫ |
|
| | Отчитка и заговаривание на татарском | |
| | Автор | Сообщение |
---|
Марго Администратор ВМП . Практикующая Ведьма специалист по Черной , Любовной , Денежной Магии
Сообщения : 55966 Дата регистрации : 2014-08-23 Откуда : из леса, где много диких партизан
| Тема: Отчитка и заговаривание на татарском Чт 11 Июл 2019, 13:38 | |
| Өшкерү
Кешене кеше өшкерергә тиешме? Өшкерсәң, зәхмәте үзеңә сирпелмәсме? Ничек үзеңне сакларга, авыру кеше чирен ничек куарга? Бу сорауларга җавапны кешеләрдән сораштырам, газеталарда күрсәм, альбомга теркәп барам. Миңа Сарманда кешеләрне дәва кылучы Наҗия исемле хатын белән очрашырга туры килде. Өен таптым:
- Әби, миңа берни кирәкми, кешеләрне ничек өшкерәсең? Ничек дәвалыйсың?
- Утыр әле, кызым, бир беләгеңне, – ди.
Күлмәк җиңен күтәрде, кан тамырына көзге куйды. Көзгедән иремнең бөтен холкын ачып салды. Могҗиза түгелмени? Мине, иремне бер тапкыр күрмәгән-белмәгән хатын шулай тиз генә барысын да дөрес итеп күрде.
Мин барында гына да ничә кеше килде. Урыс, керәшен, татар – барысын да өшкерә.
Наҗия әбигә Назыйм белән апасының малаен алып бардык. Балада эпилепсия. Бер бардык, бала терелеп киткәндәй булды. Бер ай чирләмәде. Кабат авыруы кузгалгач, тагын әбигә киттек. Үзе дә авырый икән. Шул халәтендә дә егетебезне өшкереп җибәрде. Бер атнадан әбинең үлгән хәбәре ишетелде... Күрәсең, үзен чистарта алмаган...
Икенче тапкыр Чаллы элеватор тавында яшәүче өшкерүче әби белән очрашырга туры килде. Өч ир баласы бар. Өчесе дә югары дәрәҗәгә күтәрелгән, әмма өчесенең дә гаилә бәхете юк.
Әби килүчеләрнең барысын да ихластан дәва кыла. Аңа урысы да, чуашы да, татары да – бер. Бу талант 6 яшьтә беленә башлаган, куллары сизә. Сугыш вакытында табиб ярдәмчесе булган. Кешеләр күп килә. Шифасын табалар. Минем алда гына да берничә ир кешенең билен төзәтеп җибәрде. Күрәсең, бу әби дә үзен чистарта алмый.
Мин ул вакытларда намазга өйрәнгән идем, кешеләрне вәгазьлим. Әллә вакыты сукты, өшкерү җиле минем иремә – Иске Теләнче имам-хатыйбы Назыймга да кагылды. Энесе Әмин каз бәбкәләре саклап утырганда, җиргә ятып торган, йокымсырап киткән. Уянган, муен башны тотмый, баш төшеп китә.
Әмин башын кулы белән тотып, Назыймга килә. Назыйм белгән догалары белән өшкерә. Баш урынына утыра.
Күршенең кызын эт куркыткан, бала сүзен әйтә алмый башлаган. Ирем өшкерде, шифасы тиде. Әнисе сөенеп туя алмый. Саный китсәң, өшкертергә килеп, шифа алучылар байтак. Үземнең дә ике тапкыр билем ычкынды, ул дәвалады.
Бер җомгада "Тәүбә” мәчетендә бер егет вәгазь сөйли: - Мин Себердә яши идем, авырый башладым. Кемнәргә генә күренмәдем, кая гына бармадым. Шифасы тигән кебек була, озак та үтми, чирем кабат кузгала. Бер бабай киңәш бирде: "Кешедән ярдәм сорама, бу – гөнаһ, Аллаһы Тәгаләдән турыдан-туры сора. Кешедән ярдәм сорау кыеклатып сорау була. Ул да синең кебек кеше, чирең китеп бетмәс, җаныңны борчыр”, – ди. "Бабай, турыдан-туры сорау ничек була?” – дим. "Намаз, намаз. Намазга өйрән”, – диде. Мин намазга бастым. Аллага шөкер, – ди.
Әйтерсең Аллаһы Тәгалә мине сыный. Таздагы суны күтәреп салганда, билем кабат ычкынды. Җомга көн, мине мәчеттә көтәләр. Гарип калу бик тиз икән. Кәкрәйгән килеш Чаллыга китәргә җыендым. Назыйм:
- Кулым белән сыпырып карыйммы, – ди.
- Рәхмәт, чирен Аллаһы Тәгалә миңа бирде, үземне-үзем дәва кылырга тиешмен, – дидем.
Чаллыдан кәкре килеш кайттым. Кич йоклар алдыннан:
- Йә Раббым, бу чирне миңа гөнаһым өчен бирдең. Белеп кылган, белми кылган гөнаһым бардыр. Кичер, Раббым, бер генә көн Ураза (ул кешенең гөнаһларын ярлыкый) тота алсам иде, – дидем.
Йоклар алдыннан арыш онын суга басып, камыр ясадым, эчен сыек май белән майладым. Билемә яптым. Һәр чирнең үз догасы бар. Догалар укыдым. Иртән уразага кердем. Кичкә мин сабый баладай сәламәт идем.
Назыйм өшкерә башлагач, кайлардан гына килмиләр. Сөйләштерә башласаң, күбесендә эчке пычраклык тамыр җәйгән. Кайсы ирен, кайсы каенатасын, кайсы туганын гафу итми. Шушы кешене дәва кылып буламы соң? Кеше Аллаһы Тәгаләдән курыксын, үзен яратсын. Үзен яраткан кеше беркемгә дә ачу сакламый. Без хөкемдар булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә хөкем итсен. Күп чир сөенә белмәүдән, рәхмәт әйтә алмаудан, кечкенә йөрәгеңне чүп-чар белән тутырып газапланудан килә. Чир тәндә түгел, ә җанда, ди. Тәнгә нәрсә кирәклеген беләбез (ашыйбыз-эчәбез), ә җанга нәрсә кирәген белергә теләмибез, иренәбез, кешедән эзлибез.
Баксаң, өшкерүнең дә үз кануны бар икән. Айның 4-6-9 көннәрендә, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга кешене өшкерергә ярамый. Өшкертергә килүче, башыннан ук су коенып: "Беркемдә дә ачуым юк, үзеңә тапшырдым, Раббым”, – дип үзен чистартып килсен. Аллаһы Тәгаләдән сихәт сорасын.
Мин пенсиягә чыккач, әнием абыйлардан безгә кунакка килде. Әниемнең күзләре гел күрми, сукыр. Бер ел торгач, әни нәрсәдер күрә башлады. "Монда чәчләрен туздырып утыралар”, – дип су сибә, куа, ә мине күрми.
Назыйм өшкереп тә карады, файдасы юк. Күзенә күренә торганнарга сугарга миләш агачыннан чыбык та ясап бирде. Кыскасы, ике айлап бик җәфаланды. Үз әниемнең газапланганын күрү миңа бигрәк авыр. Мондый хәлгә таручылар хәлемне аңлыйдыр. Бәхеткә, Рамил Юнысның "Җенләнү” дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Альбом арасыннан алып укыдым. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, әниемне үзем өшкерергә булдым. Зәхмәт сирпелмәсен өчен, госел коендым. Аннан аякларыңны юам дип, әниемне суга кертеп утыртып, баштанаяк юындырып, киендереп, янәшәмә утырттым. Торып китмәсен дип, күлмәк итәген күлмәгенә бәйләдем, үзен култыклап, дога укырга керештем. Укып бетергәч, багышладым.
- Йә Раббым, ярлыка әниемнең, үземнең гөнаһларымны, әниемә сихәтлек бир дип, Аллаһы Тәгаләгә ялвардым. Бу минем өчен чын могҗиза, әнием ике көн рәхәтләнеп йоклады. Бер тапкыр да интектермәде. Бездә биш ел торды. Догалар укысам, бик ярата иде.
Үлем сәгате җиткәнен Аллаһы Тәгалә күңеленә белгерткәндер:
- Кызым, ачуланма, мин абыеңа кайтып, үз өемдә үлим инде, – ди.
Үзе өйдәге торбаны шакылдата.
- Әхмәтзәки, килеп ал, мин сезгә кайтып үлим, – ди.
Әйтерсең абыйга ишеттерделәр. Бер пакет җимеш күтәреп, килеп керде. Әниемне алып кайтып та китте. 18 көннән әни бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын.
Сүземне кыскартып, шуны әйтәсем килә: кешене өшкерү бик куркыныч. Белер-белмәс тотынырга ярамый. Шайтан юләр түгел, кайда йомшак җир барын бик яхшы белә... Һәр кеше чистарынып, Аллаһы Тәгаләдән үзе сорасын.
Чир әҗәлгә генә тимәсен. Ә әҗәлгә дәва юк. Үлемнән исә куркасы түгел. Балаларыбыз безгә догачы булса иде. Аллаһы Тәгалә барыбызның тәүбәләрен кабул кылсын, гөнаһларыбызны ярлыкасын. Бездән калган гөнаһлар белән балаларыбыз газапланмасын, безгә рәнҗемәсеннәр. | |
| | | | Отчитка и заговаривание на татарском | |
|
Похожие темы | |
|
| Права доступа к этому форуму: | Вы не можете отвечать на сообщения
| |
| |
| |
|